“Интернет челтәрендә куркынычсызлык дәресләре”

2018 елның 30 ноябре, җомга

24 ноябрьдә  Песәй урта мәктәбе укучылары,  укытучылары һәм ата-аналары  Интернет челтәрендә  куркынычсызлык   дәресләре кысаларында төрле чараларда катнаштылар.   Әлеге чаралар циклына  тематик дәресләр, ата-аналар җыелышлары, онлайн тестлар керде, брошюралар чыгарылды, листовкалар таратылды.  Мәктәп мөгаллимнәре  шәхси сайтлар ясау серләре белән уртаклаштылар.  Шулай ук www.премия.сетевичок.рф сайтында иң яхшы интернет- ресурслары өчен тавыш бирделәр.  Бу чараның максаты булып укучыларның, ата-аналарның һәм укытучыларның Интернетны куркынычсыз куллану буенча осталыкларын үстерү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International