26 ноябрьдә Песәй урта мәктәбендә салым грамоталылыгы буенча дәресләр узды. Әлеге дәресләрнең төп максаты укучыларны салым системасы һәм аның хәзерге чорда тоткан урыны белән таныштыру иде. Укучылар бик теләп әлеге чарада катнаштылар. Укчылар презентацияләр карадылар, диспутларда, викториналарда катнаштылар. Балалар укытучылар ярдәмендә салым системасы турында тулы мәгълүмат алдылар.