Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Әниләр көнен бәйрәм итү балалар китапханәсендә матур традициягә әйләнде. Шушы чара уңаеннан 1 нче мәктәпнең 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен, 11 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Иң кадерле кешем ” исемле уен әзерләнде.

Балалар әниләр турында шигырьләр укыдылар, үзләренең әниләре турында сөйләделәр. Китапханәче Сырышева Т.Н. балаларга бәйрәм турында мәгълүмат бирде. Китапханәче Назарова Е.А. әниләргә багышланган китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International