Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Балалар китапханәсе китапханәчеләре үзләренең даими укучысы Закусилова Аняда кунакта булдылар.

Аня инде 3 яшьтән үк китапханәгә йөри һәм үзе дә әкиятләр иҗат итә.Балалар китапханәсе аның «Анушкины сказки», «Аня сундучок открыла, новой сказкой удивила», «Страна Сказок, Чудес и Волшебства», «Сказки волшебницы Ани», «Сказочные истории из Аниной сумки» нәшер иттеләр. 2017 елда инглиз теле укытучысы Казачкова М.А. белән укучы Чулакова Дина  «Сказки доброй феи» китабын  чыгардылар.Аняның укытучы О.А.Фадеева ,балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм балалар китапханәсе ярдәме белән чыгарылган китабы Уткин премиясенә лаек булды.  О.А.Фадеева «Сказка о принцессе» китабын бизәүдә дә катнашты.Китапханәчеләр әлеге китап белән таныштылар, видеоклип карадылар һәм Аняга үзләренең кечкенә генә бүләкләрен тапшырдылар.Аня үзенең шигырьләрен укыды .Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.Аняның китаплары белән китапханәдә оештырылачак күргәзмәдә танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International