26 нчы ноябрь көнне үзәк китапханәдә әниләр көненә багышланган “Җирдәге бөтен яхшылык әниләрдән” исемле бәйрәм кичәсе уздырылды.
Кичәдә өч буын вәкиле катнашты. Кичә телевизордан баручы тапшырулар формасында барды. Балалар үзләренең әниләрен һәм әбиләрен матур шигырьләр һәм җырлар белән котладылар. Ә зурлар өчен төрле конкурслар әзерләнгән иде.
.jpg)