Балалар китапханәсендә В.Г.Сутеев иҗаты буенча 2нче,7нче,11нче бакча балалары өчен танып белү сәгатьләре уздырылды.
В.Г.Сутеев әсәрләренең төп геройлары – урманда, зоопаркта яшәүче җәнлекләр. Һәр китап матур рәсемнәр белән бизәлгән. Китапханәче Марготнова И.А. сабыйларга автор, аның иҗаты турында сөйләде. Аннан балалар В.Г.Сутеев әкиятләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Ахырда рәсем конкурсында катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
.jpg)