Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 30 ноябре, җомга

1нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары һәм “Камские зори” приюты балалары өчен «Крокодил Гена һәм аның дуслары» дигән Эдуард Успенский китабы буенча әдәби сәяхәт уздырылды.

Балалар, китапханәче Зеленцова А.В. белән, әдәби поездга утырып, яраткан геройларга кунакка киттеләр. “Успенскоград” станциясендә язучының биографиясе белән таныштылар. Башка станцияләрдә уеннарда, викторинада катнаштылар, җырлар җырладылар. Ахырда, Э.Успенский әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International