Китапханәдә “Колибри” түгәрәгенең чираттагы дәресе үтте. Бу түгәрәкнең эшчәнлеге күптөрле. Төрле материаллардан эшләнмәләр ясау, әңгәмәләр уздыру, күргәзмәләр, сәяхәтләр, тематик кичәләр оештыру укучыларның буш вакытларын файдалы уздыруга хезмәт итә. Бу дәрестә балалар Әниләр көненә бүләкләр әзерләделәр.
.jpg)