Үзәк китапханә хәбәр итә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Менделеевск  Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ЦСП «Саулык»та язучы, драматург Евгений Львович Шварц иҗатына багышланган «Әкият телендә» исемле әдәби сәгать үткәрделәр. 

Евгений Шварц 1896 елның 21 октябрендә Казан шәһәрендә туган. Балачактан ук язучы булырга хыялланган. Балалар өчен дә, олылар өчен дә язылган әкиятләре бик күп. Чарада катнашучылар «Тень», «Дракон», «Голый король», Обыкновенное чудо» фильмнарыннан өзекләр карадылар, язучының дуслары тарафыннан язылган хәтирәләр белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International