Мастер-класслар

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Турай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Парламент, җәмгыять һәм мин» дигән темага Парламент дәресе узды. Дәрес барышында парламент һәм җәмгыять билгеләмәләре бирелде. Шулай ук укучыларга практик биремне үтәргә,  мәктәп өчен яңа законнар уйлап табарга тәкъдим ителде. Мәктәп директоры укучыларның бик күп тәкъдимнәрен исәпкә алды һәм аларның бер өлеше тормышка ашырылыр дип өметләнәбез.  Шулай итеп, безнең һәрберебезнең без яшәгән җәмгыять үсешенә йогынты ясый алуы исбатланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International