Көзге каникул чорында укучыларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәү профилактикасы буенча укучылар өчен класс сәгатьләре, ата-аналар белән әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре турында кинофильмнар карадылар, юл билгеләре турында белемнәрен тагын бер кат искә төшерделәр.