Ватан тарихын белү буенча тест
26 ноябрь көнне Песәй урта мәктәбе укучылары һәм мәгаллимнәре Ватан тарихын белү буенча Халыкара акциядә катнаштылар. Әлеге чараның әйдәүчесе һәм оештыручысы – Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты иде. Мәктәптә акциянең иң актив катнашучылары 6 нчы, 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары, ә мөгаллимнәр арасыннан исә – Әхмәтгәрәева Г.Г., Гыйләҗева Ф.Г. һәм Тимербаев Н.Ш. булды. Чара онлайн тест формасында узды. Ул катнашучыларның Ватан тарихы буенча белемнәрен тикшереп кенә калмады, ә бәлки аларны тирәнәйтү өчен дә этәргеч бирде. Әлеге чара “Ватаным белән горурланам!” шигаре астында узды.