1 ноябрьдә 2018елны Ижевка балар бакчасында музыка җитәкчесе Минһаҗева Г. Р. һәм тәрбияче Трифонова А. О. җитәкчелеге астында кечкенәләр төркемендә көзге бәйрәм үтте. Балаларга кунакка Көз килде, Балалар аңа җыр җырладылар, төрле уеннар уйнадылар : зонтик астына яңгырдан качтылар, көзгә уңышны җыярга булыштылар, Көз белән бергә әйлән-бәйләр уйнадылар.Ә инде гөмбәләр биюе Көзгә бик охшады. Бәйрәм ахырында Көз баларга тәмле алмалар өләште. Балалар рәхмәт белдерделәр, Көзне киләсе елга кунакка чакырдылар.