Бүген гимназиядә Ватаныбыз  тарихы буенча тест формасында Халыкара  акция узды.

2018 елның 30 ноябре, җомга

Интернет челтәрендә куркынычсызлык.

30 ноябрь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә интернет челтәрендә куркынычсызлыкка багышланган дәресләр узды. Һәр заманча кеше көн саен Интернетта вакыт үткәрә. Әмма интернет-ул мәгълүмат чыганагы, аралашу мөмкинлеге генә түгел, компьютер иминлегенә дә куркыныч янау мөмкинлеге дә.  "Максимум» укучылар үзидарәсе әгъзалары Гусев Эмиль һәм Нургалиев Нәзир башлангыч мәктәп укучыларына интернет ресурслары турында сөйләделәр. Интернет кулланучыга гаять зур мөмкинлекләр ача, югары технологияле элемтә чыганагы буларак, эзләү һәм мәгълүмат алу коралы. Әлеге коралны нәтиҗәле файдалану өчен, интернет челтәрендә югалып калмаска, су астындагы ташларны, рифларны һәм виртуаль киңлекнең болгавырын вакытында күреп алыр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Интерактив әңгәмә барышында балалар сорауларга җавап бирделәр һәм компьютер киңлеге турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International