23.11 2018 ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”ндә яшәргә һәм шатланырга мөмкинлек биргән иң яраткан кешегә – Әниләребезгә багышланган концерт булды. Буыннан-буынга һәр кеше өчен, әни - тормышта иң төп кеше. Безнең мәктәптә әлеге көнгә багышланган "Әниләр өчен йөрәк" дип исемләнгән чара матур һәм онытылмаслык узды. Концертта безнең мәктәп укучылары әниләргә ягымлы сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән концерт номерлары да бүләк иттеләр. Балалар әниләрне шигырьләр, биюләр, инсценировкалар белән котладылар. Мәктәптә Әниләр өчен чын бәйрәм булды!