Тат.Чаллы авылының “Колосок” балалар бакчасында могҗизалы, әкияти бәйрәм – Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үттеләр. Кыш Бабайга ничә яшь икәнен берәү дә белми, ә шулай да ике меңнән аз түгел дип фаразлана. Китапханәче Шишова Е.Б. балаларга Кыш Бабайның каян килеп чыгуы турында әкият укыды.
Соңыннан балалар аның янына мавыктыргыч сәяхәткә юл алдылар. Сәяхәт вакытында Кыш Бабайның туган җире белән таныштылар, кызыклы биремнәр үтәделәр. Яраткан Кыш Бабайларына бүләк һәм котлау открыткалары ясадылар, үзләре дә Кыш Бабай җибәргән сюрпризны алып бик шатландылар.
.jpg)