Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 1 декабре, шимбә

29 ноябрь көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Саулык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Әниләргә багышлана...” дигән ял кичәсе уздырдылар.

Катнашучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр юлланды, шигырьләр укылды. Әниләр турында мәкальләр, хәдисләр, әдәби әсәрләр, җырлар искә төшерелде. Һәркем үз әнисен искә алып, аның күңелгә иң якын сыйфатларын атады. Земфира Шакирова башкаруында яңгыраган җырларга кушылып, җырлап-биеп, күңел ачтылар “Саулык” үзәгенә йөрүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International