Монашево авыл китапханәсендә Н.Носовның 110 ел тууына багышланган 1 һәм 3 сыйныф укучылары өчен «Улыбка и смех – это для всех» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелде.
Китапханәче балаларны Николай Носовның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, аннан соң "Приключения Незнайки и его друзей” китабыннан өзекләр укылды. Балалар янына кунакка Незнайка һәм аның дуслары килде, алар үзләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр, чәчәк шәһәренең коротышек яраткан җырын җырладылар. 3 нче сыйныф укучылары Н.Носовның “Фантазерлар " хикәясен сәхнәләштерделәр, әдәби хикәяләре буенча викторина сорауларына актив җавап бирделәр, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Балалар шат күңел һәм күтәренке кәеф алдылар.
.jpg)