Билгесез солдат көне

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне 1 нче урта мәктәп укучылары билгесез солдат көненә багышланган чараларда катнаштылар. Билгесез солдат көне-Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ел саен – 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Совет һәм Россия сугышчыларының мәңгелек батырлыгын, хәтерен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Безнең илдә беренче тапкыр Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләп үттеләр.  1 нче урта мәктәптә бу датага багышланган берничә акция узды. "Максимум» мәктәп узидарәсе әгъзалары башлангыч сыйныф укучылары өчен әңгәмәләр үткәрделәр. Балалар бу көннең тарихы турында белделәр, билгесез геройлар турында фильм күрсәтелде. Шулай ук Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәрелде. Митингта мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты. Балалар алдында директор урынбасары Ярославцева Л.В. һәм тарих укытучысы Гимазетдинов М.А. чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International