30.11.2018 ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”нә Түбән Каманың "Веселая команда" курчак театры килде. Алар 2-7 сыйныф укучыларына "Урман әкияте"дип аталган гыйбрәтле чыгыш тәкъдим иттеләр. Әкият геройлары балаларга табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк икәнлеге турында сөйләделәр. Укучылар белән уеннар үткәрделәр. Балаларга тамаша бик ошады.