2018 елның 3 декабрендә ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе”нең 5-6 сыйныф укучылары "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булдылар. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы кысаларында оештырылган спорт бәйрәмендә катнаштылар. Катнашучылар ике командага бүленде: “Спарта” һәм “Чемпионнар”. Ярыш нәтиҗәсендә катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.