Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн-язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез- Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 декабрь көнне Сәйтәк авылы клуында яшүсмерләр өчен “Дөнья шәфкатьлелектән тора” исемле мәгълүмәти сәгать булды. Максаты-янәшәбездәге физик мөмкинлеләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм мәрхәмәтле булырга өндәү иде. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бу көн тарихы белән таныштырды. Бу катламга керүче кешеләрнең мөмкинлеләре һәм алар өчен тудырылган уңайлыклар турында сөйләде.Шулай ук яшусмерләр дә, төрле биремнәр аша, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең халәтләрен үзләрендә тикшереп карадылар.Кичә азагында ДЦП белән авыручы кыз турында кино карадылар.Бу очрашуда яшүсмерләрдә аз гына булса да шәфкатьлелелек сыйфатлары тудыра алсак, җир йөзендә аз гына булса да рәхимсезлек бетәр иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)