4 нче декабрь көнне Тат.Чаллы авылында, инвалидлар көне уңаеннан, “Син ялгыз түгел” исемле акция оештырылды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче әлеге категорияга кергән балалар янына бардылар. Балалар аларны шатланып каршы алдылар, кунаклар алып килгән китаплар, сувенирлар һәм баллы күчтәнәчләргә сөенделәр. Бу көнне генә түгел, ә елның һәрбер көнендә дә без алар турында онытмасак иде.
.jpg)