Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Декабрь аенда һәр елны инвалидлар декадасы уздырыла. Инвалидлар яки мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хәлләрен белү, аларга күчтәнәчләр тапшыруда Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл китапханәчесе дә читтә калмый. 4 нче декабрь көнне дә шундый максат белән, инвалидлар гаиләсе Хәбибрахмановларга юл тоттык. Кызганычка каршы, Шамил абый шифаханәдә ята икән. Тормыш иптәше Гөлфая апаны да күчтәнәчләр белән сөендерә алмадык, ул ире янында кизү тора булып чыкты. Ә Рафаиль абый Шиапов безне өендә каршы алды. Аның хәлен белешеп гапләшеп алдык, үзебезнең күчтәнәчләрне тапшырдык. Чынлап та, бер җылы сүз, якты караш та кешегә яхшы кәеф, елмаю бүләк итә. Без үзебезнең акцияне "Елмаю бүләк ит!" дип бик дөрес атаганбыз икәнлегенә тагын бер кат инандык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International