4 нче декабрь көнне Тихоново авылы китапханәсендә Л.Н.Толстойга багышланган викторина уздырылды.
Бу бөек язучының әсәрләре безгә кечкенәдән үк таныш. Китапханәче Медведева Н.С. балаларга Л.Толстойның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм язучының туган җире Ясная Поляна турында видеоролик күрсәтте. Укучылар Л.Толстойның әсәрләрен укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
.jpg)