Турай китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

30 ноябрь көнне Турай китапханәсендә “Писатель щедрый и радостный» дигән матур әдәбият сәгате үтте.

Балалар игътибарына рус язучысы В.Драгунскийның тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде. Чара барышында катнашучылар табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әдәби сәгать Драгунскийның “Денискины рассказы” китабы буенча әзерләнгән видеороликлар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International