Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Необъятен и велик мир волшебных книг» дип исемләнгән театраль тамаша булып узды. Балалар китапханәсе балаларны китап укучылар сафына алуны әнә шундый матур һәм күңелле бәйрәм белән билгеләп үтә.

Витя (Григорьев Ратмир) исемле малай белән Маша (Мухамаева София) исемле кыз балаларны әкият иленә сәяхәткә чакырдылар. Тик явыз Удюдюка (Капустина Вика) әкиятләрне бутаган булып чыкты. Юлда очраган Кызыл Калфак (Мусикаева Камилла) балаларга әкияттә югалган әйберләрне үз урыннарына кайтарырга булышты. Аннан соң Витя белән Машага укый белмәүче  төлке Алиса (Гарифуллина Алсу) белән песи Базилио (Афанасьев Вася) очрадылар. Балалар ярдәме белән алар укырга кирәк икәненә төшенделәр. Ә Күпбелүчеләр (Зеленцов Глеб, Рахматуллина Алина) китапханә һәм андагы китаплар турында сөйләделәр. Явыз Удюдюка Итекле песине (Байков Вадим) дә итексез калдырган булып чыкты. “Өч аю”әкиятен уйнап, балалар аның итекләрен табарга булыштылар. Удюдюка нинди генә киртәләр корса да, балалар биремнәрне үтәп, аны җиңеп чыктылар. Әкиятләр иленә сәяхәт тәмамланды, ә балалар китапханәсендә балаларны тагын да кызыклы очрашулар,серле әкият китаплары көтә.

Әлеге бәйрәмне уздыруда «Сказка на колесах»исемле китап театры балалары катнашты (җитәкчесе  Марготнова И.А.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International