Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. әзерләгән “Яралы язмышлар” исемле видео журнал әнә шундый кешеләргә багышланды.
Укучылар язучы Ф.Яруллин, шагыйрьләр Р.Шарипов һәм К.Шафыйкова тормыш юлы белән таныштылар. Бөтен дөньяга билгеле булган Пифагор, Л.В.Бетховен, Н.Островский, Ф.М.Достоевский турында мәгълүмат алдылар. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Укучыларга, әнә шундый авырлыклар алдында калсалар да сынмаган спортсменнар турында сөйләнде. Шундый хәлдә дә үзләрендә яшәүгә көч тапкан, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.
.jpg)