4 декабрь көнне Ижевка урта мәктәбендә «3 декабрь – Билгесез солдат көне» дигән батырлык дәресе узды. Дәресне яшь белгеч-тарих укытучысы Самарин А. а. үткәрде. Дәрес 1-4 сыйныф һәм 5-11 сыйныф укучылары өчен уздырылды. Чарада мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты. Алар укытучыга дәрес үткәрүдә ярдәм иттеләр, балаларга Билгесез солдат көне тарихы турында сөйләделәр. Укытучылар һәм яшь армиячеләр чыгышы презентация белән үрелеп барды. Дәрес вакытында билгесез солдат өчен бер минут тынлык игълан ителде һәм «Журавли»җырын тыңлау белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
