4 декабрь көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яктырт! Күренә торган бул!» акөиясе үтте. Әлеге акция тәүлекнең караңгы вакытында балалар-җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан үткәрелде.
Чараны үткәрү көзге-кышкы чорда актуаль, тәүлекнең караңгы вакытында яки җәяүлеләргә күренмәү шартларында, транспорт чараларын йөртүчеләргә сизелерлек булу өчен, үзе белән яктылык кайтаручы элементлардан предметлар булдырырга кирәк.
Яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрнең юлсыз юлда күрүчәнлеген арттыра һәм алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын шактый киметә. Фликер машина йөртүчегә җәяүлене 150дән 300 метрга кадәр аралыкта күреп алырга мөмкинлек бирә. Беренче сыйныф укучылары өчен фликерлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Педагог-оештыручы Чермакова П.А. җитәкчелегендә юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды әгъзалары нәниләргә фликерлар ничек ясарга һәм аларны ничек кияргә кирәклеге турында сөйләделәр. Әлеге акция ел саен үткәрелә. Мастер-класслар шулай ук ата-аналар өчен дә үткәрелеп килә.