05.11 2018 “Юность” район мәдәният йорты директоры Галиева Л. Ф. чакыруы буенча, ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” нең 2-5 сыйныф укучылары кинотеатрда булдылар. Сәламләү сүзләре белән укучыларга Менделеевск муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сафаргалин А. Н. һәм “Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Ахмадиева Р.Х. мөрәҗәгать иттеләр. Аннары укучыларга 3D "Солфут" мультфильмы күрсәтелде. Матур һәм кызыклы мультфильм, өстәвенә, ул белем алуга кызыксыну уята. Барлык балалар да канәгать калдылар.