Тат.Чаллы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

7 декабрь көнне Тат.Чаллы авылы китапханәсендә әдәби кунакханәгә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, мәдәният йорты, ФАП, авыл советы хезмәткәрләре җыелды.

Авыл советы сәркатибе куналарны котлап, ихлас теләкләрен юллады. Китапханәче “Мужественные люди” презентациясен әзерләп, “Корыч ничек чыныкты” романы авторы Н.Островский, Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев, Борис Полевой, Эдуард Асадов, Фәнис Яруллин, Ижевка авылында яшәүче, күп китаплар авторы Михаил Гоголевларның катлаулы тормышы турында сөйләде. Кунаклар бергәләшеп чәй эчеп, яхшы кәеф дулкынында, рәхмәтле булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International