6 декабрь көнне Иске Гришкин “Акчәчәк” балалар бакчасында инвалидлар декадысына багышланган “Мәрхәмәтле йөрәк” акциясе узды. Балалар мөмкинлекләре чикләнгән һәм олы яшьтәге кешеләр янына бардылар. Балалар үз куллары белән ясалган открыткалар бирделәр һәм изге теләкләр теләделәр. Бүгенге көнне балалар истә калдырачаклар, чөнки изге эшләр башкардылар. Һәм бу эштән зур канәгатьлек алдылар.