СПИД - гасыр бәласе

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татар Тәкәше  клубында без замананың иң яман чире булган- СПИД турында сөйләштек. Каюмова Раилә бик кызыклы мәгълүмат әзерләп, чыгыш ясады.

-СПИД нәрсә ул? Бу сүзне кайда булса да ишеткәнегез бар СПИД сүзе “синдром приобретенного иммунодефицита” (йогышлы иммунодефицит синдромы) сүзеннән кыскартылган. “Иммун дефициты” ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. ВИЧ йоктырдыңмы, син инде СПИД белән авырыйсың, ягъни чир үсеш алачак дигән сүз түгел.

 ВИЧ, СПИД турында бик күп мәгълүмат алдык. СПИД- җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. “Үз хатасында юләрләр генә өйрәнә”,- дигән О.Бисмарк. Тормышка куркыныч янаучы  аянычлы хаталар ясаудан сак булыгыз. Арагызда бер кайчан да наркотикларга урын булмасын. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылыгыз, намуслы, кешелекле, югары әхлаклы кеше булыгыз дип тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International