"Стань Заметней" акциясен үткәрү чорында Бөрешле "Родничок" балалар бакчасы тәрбиячесе ата-аналарга бу турыда искә төшерде. Аларга яктылык кайтаручы элементлар бирү турында белешмәлекләр таратты. Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә СВЭ өске киеменә ябыштылар. Уен формасында балаларга тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр аларны күрсен өчен, һичшиксез, кияргә кирәклеген аңлатты. Ата-аналарга да аларны тагып йөрергә кирәклеген җиткерде. Бу балаларга гына түгел, барлык җәяүлеләргә дә кагыла, дип аңлатты. Бигрәк тә бу мәсьәлә авыл җирендә яшәүчеләргә мөһим. Ата-аналар бу мәсьәләгә тулы җаваплылык белән карадылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр зур кызыксыну белән тәрбиячене тыңладылар.