Кеше хокукларының Бердәм дәресе

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

4 декабрьдә Иске Гришкин гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныфлар өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Алар кеше хокукларының Бердәм дәресе кысаларында үтте.Бердәм дәрес Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына һәм кеше хокукларының гомуми Декларациясенә багышланган.5 сыйныф укучылары бу дәрестә кеше хокуклары , Декларациясенең эчтәлеге белән таныштылар. 6-9 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме укытучысы “Кеше хокукларының Декларациясе” дигән темага лекция укыды. Бу дәрестә укучылар кеше хокуклары  Декларациясе, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар.Аннан соң 9 сыйныф укучылары һәм укытучылар Бердәм дәрес порталында тест эшләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International