Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

6-7 декабрь көннәрендә Удмуртия Республикасында «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының “Тамырлар белән көчле без” исемле күчмә утырышы узды. Утырышта 31 район һәм җиде регион катнашты.  Балезино районының Паюра һәм Кистем авылларында булып, аларның тарихы, йолалары, мәчет һәм музей эшчәнлеге,  Касимовларның нәсел шәҗәрәсе белән танышты. Ижау шәһәренең “Энҗе” балалар бакчасында халык йолаларын шундый оста күрсәттеләр, халкым өчен соклану һәм горурлану хисләре кичердем. Мәчеттә  тыңланган вәгазьләр һәркемнең күңелендә урын алгандыр. Очрашу бушка үтмәде, чөнки утырыштан кайтканда һәркем үзенең эш планын күзаллап кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International