Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Тойма авылы мәдәният йорты, китапханә, фелдьшерлык пункты хезмәткәрләре авылда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм акциясе оештырдылар. Галиәхмәтов Миңнефаяз, Сәйфуллина Мәймүнә, Җамалетдинова  Дамира апаларга су алып керделәр, ишегалларында, капка төпләрендәге карларны көрәделәр.   Инвалидлар декадасында гына түгел, авылдашлары аларга ел әйләнәсе булышып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International