Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Балалар китапханәсендә 1 сыйныф укучылары һәм 7 нче бакча балалары өчен Николай Носов әсәрләре буенча «В гости к Затейникам» дигән квест-уен үткәрелде.

Китапханәче Зеленцова А.В. башта кагыйдәләрне аңлатты. Уен барышында балаларга төрле биремнәрне үтәргә кирәк иде. Алар уен бүлмәсендә кроссворд чиштеләр, уку залында әсәрләргә туры килгән рәсемнәрне таптылар, абонементта ребус чиштеләр. Һәр тукталышта китапханәчеләр балаларга дөрес җаваплар табарга булыштылар. Барлык биремнәр дә үтәлгәч, бергәләп, Н.Носов һәм Белмәмеш рәсемен җыйдылар. Катнашучыларга квес-уен бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International