С.Гассар исемендәге мәдәният сарае хәбәр итә

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Олылар һәм нәниләр.

С.Гассар исемендәге мәдәният йортында 10 декабрдә “Олылар һәм нәниләр” интелектуаль, музыкаль һәм спорт уены узды. Аның катнашучылары “Шаян” коллективының 4нче төркемдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре, хореографлар- педагоглар- Н.Насифуллина һәм Л.Бахтиярова катнаштылар.

Уен барышында командалар үзләренең тапкырлыкларын, эрудицияләрен,тизлекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Музыкаль конкурс чараны тагын да ямьлерәк ясады.

Мәдәният сарае директоры Ләйсан Латыпова әти-әниләргә түземлек, балаларга җиңүләр һәм уңышлар теләде.

Конкурс чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International