Яхшылыкны башкаларга да өләш

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

10 октябрь көнне Иске Гришкин авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче инвалидлар ун көнлеге кысаларында Мәрхәмәтлелек акциясе оештырдылар («Передай добро по кругу»).

Китапханәнең даими укучысы Мазитова Эльмирага ихлас теләкләр юллаганнан соң, акция авыл урамнарында дәвам итте. Һәрбер катнашучының күнелендә бүген игътибар, мәрхәмәт, шәфкатълелек хисләре. Бер-беребезгә карата бу көннәрдэ генә түгел, һәрвакытта да киң күңелле булсак иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International