Иске Гришкин мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында “ Мәрхәмәтле бул!” акциясе уздырдылар. Актив китап укучы Ильмира Мәҗитовага истәлекле бүләк тапшырып, изге теләкләр юлладылар. Аннан акциядә катнашучылар урамда узып баручыларга мәрхәмәтлелек һәм игелек символы буларак кәгазь йөрәкләр тапшырдылар.
