Үзәк китапханәнең уку залында «Герои отечества – славьтесь» дигән Ватанны саклаучылар көненә багышланган батырлык сәгате узды.
Китапханәче Долгова М.А. 1нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучыларына бәйрәмнең һәм георгий лентасының килеп чыгышы, 1812нче елгы Ватан сугышы һәм ХХ гасыр каһарманнары турында сөйләде. Документаль һәм әдәби фильмнардан өзекләр, истәлекләр һәм фотографияләр карау балаларга материалны үзләштерүдә зур ярдәм булды.Укучылар, очрашу ахырында, батырлыкка һәрчак урын бар дигән нәтиҗә ясадылар.
.jpg)