Геройлар көне

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Геройлар көненә кадәрге атна дәвамында 1 нче урта мәктәп укучылары – профилактика отряды әгъзалары –Россия геройлары- Балалар турында әңгәмә-презентацияләр үткәрделәр.7 б сыйныф укучылары Мурин Н., Иванов Д., Поспелова А. 3Б сыйныфы укучыларына җинаятьчедән сеңлесенең гомерен саклап калган Евгений Табаков турында, Чаллы кешесе-Данил Садыйковның фонтанда батучы малайны саклап калганы турында сөйләделәр. Кирилл Дайнеко һәм Сергей Скрипник метеорит төшү нәтиҗәсендә янгын чыккач, кешеләрне коткарганнар.  Иң яшь герой – Ваня Макаров бозлы судан сыйныфташын коткарган, шулай ук фатирда янгын вакытында югалып калмаган һәм сеңелләрен коткарган 1нче мәктәп укучысы Никита Карасев турында бәян иттеләр.  Чыгышларның ахырында профилактика отряды әгъзалары укучыларга герой булу - спорт белән генә шөгельләнү түгел икәнлекне иксәрттеләр. Кешегә ярдәм кирәк вакытта, курыкмыйча, бәләдән коткара алу, менә ул була батырлык. Геройның көче мускулларда түгел, ә рухында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International