6 нчы ноябрь көнне Тихоново мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Юлларда билгеле бул”акциясе кысаларында, “Светофор иленә сәяхәт” дигән кызыклы сыйныф сәгате булып узды. Чараны башлангыч сыйныф укытучылары Чибугаева Е.П., Михайлова Л.А.,Иванова Р.А. үткәрде. Балалар уен формасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Табышмакларга җаваплар таптылар,шигырьләр сөйләделәр,тамаша күрсәттеләр,һәм юл йөрү кагыйдәләренә фильм карадылар.Һәр команда үзенең осталыгын күрсәтте.
Чарага ДБУ «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» бүлеге начальнигы Гимаева Ф. Г. йомгак ясады. Барлык балалар да яктылыкны кайтаручы фликерлар һәм бүләк итеп «Юл билгеләре" пазлын алдылар.