Балалар китапханәсендә №7, 10, 11 бакча балалары өчен язучы Н.Носовның “Күңелле балачак илендә” исемле бенефисы уздырылды. Чара Н.Носовның “Белмәмеш һәм аның дусларының маҗаралары” әсәре буенча танып-белү викторинасы буларак үтте.
Балаларга кунакка Белмәмеш (китапханәче Сырышева Т.Н.) үзе килде. Китапханәче Зеленцова А.В. балаларга шигъри табышмаклар әзерләде. Балалар сорауларга җаваплар табып, бергәләшеп чикерткә турында җыр җырладылар. №11 бакча балалары рәсемнәр ясап, “Белмәмеш һәм аның дусларының маҗаралары” әкиятеннән өзекләр ятлап килделәр. Соңыннан Белмәмеш турында мультфильм карап, китаплар белән таныштылар. Балаларга китапханәгә килү, китаплар белән очрашу бик ошый.
.jpg)
.jpg)