Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Россиянең дәүләт символлары” исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче Галимуллина Г.М. бәйрәмнең тарихы һәм дәүләт символлары турында сөйләде. Аннан соң укучылар “Россия символларын белүчеләр” уенында катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)