Балалар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Александр Солженицынның 100 еллык юбилее уңаеннан балалар китапханәсендә аның кечкенә хикәяләрен кычкырып уку сәгате уздырылды. Чарада 1 нче мәктәпнең 4 “Д” сыйныфы укучылары катнашты.(Сыйныф җитәкчесе Прохорова Н.Р.)

Китапханәче Сырышева Т.Н. язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация ярдәмендә аның тормышындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Аннан соң А.Солженицынның «Утенок», «Шарик», «Костер и муравьи» хикәяләре укылды. Бу укучыларның язучы белән беренче генә очрашулары иде.Киләчәктә алар рус әдәбияты һәм тарих дәресләре аша А.Солженицынның әсәрләре белән якыннанрак таныша алачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International