Комбайннар паркы тулыландырылды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

“Победа” ҖЧҖ район башлыгы Валерий Чершинцев, агросәнәгать җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2019 елның язгы кыр эшләренә техника әзерлеге мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

“Победа” ҖЧҖ Геннадий Козлов җыелганнарны һәр тармак буенча төп күрсәткечләр белән таныштырды, бөртеклеләрдән уңышның начар булмавын, орлык фонды әзерләнүен, шулай ук көтүлекне яңарту һәм сөт савуны арттыру буенча эшләр алып барылуын билгеләде.

Аннан соң кунакларга яңа Nova-340 уңыш җыю комбайны тәкъдир ителде. Техник шартлар турында “Ростсельмаш” дилерлык компаниясе вәкиле Ленар Нуриев сөйләде. Комбайн Ростов-на-Донуда җитештерелгән, СК-5 Нива альтернатив киңәйтелгән моделе булып санала, безнең як шартларына яраклаштырылган һәм максималь локализациясе бар.



Әлегә кадәр Татарстанда андый техника икәү генә иде, “Победа” үз паркын максималь модернизацияләнгән комбайн белән тутыручы өченче хуҗалык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International