12 декабрьдә Тихоново авыл китапханәсендә “Бала хокуклары”/«Права ребенка»/ дигән уен-викторина уздырылды. Китапханәче Медведева Н.С. РФ Конституциясенә күзәтү ясады.
Законнар – дәүләт тарафыннан кабул ителгән кагыйдәләр җыелмасы. Бу законнарны һәркем үтәргә бурычлы. Балалар чара барышында кайсы әкият геройлары законнарны үтәмәвен ачыкладылар. Шулай ук укучыларның белем алу, ял итү, төрле түгәрәкләргә йөрү һәм башкахокуклары турында да белделәр. Ахырда, балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
.jpg)